Бүген Олы Кайбыч авылы мәдәният йортында Өлкәннәр декадасын йомгаклауга багышлап бик тә күңелле чара – бәйрәм концерты үткәрелде.
Концертка һәр авыл җирлегеннән өлкәннәр чакырылган иде. Алар өчен мәдәният йорты фойесында мул чәй табыны әзерләнгән иде. Бер-берсе белән сөйләшә-гапләшә тәмле ризыклар белән чәйләп алгач, өлкәннәр тамаша залына узды. Биредә аларны башкала кунаклары – “Салават” җыр театры артистлары көтә иде. Ә концертның иң матур бизәге – районыбызның өлкән буын җырчылары, гармунчылары булды.
Әлеге бәйрәм чарасында Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да катнашты.
- Сезгә булган игътибар ункөнлек белән генә чикләнмичә, еллар буе дәвам итсен иде. Сез моңа чын мәгънәсендә лаек. Киләчәктә дә актив булыгыз, район сулышын тоеп, безнең белән бергә яшәгез. Исәнлек-саулык, бәрәкәтле тормышта гомер итәргә язсын барыгызга да, – диде ул үз чыгышында.