Бүген Кече Кайбыч авылының “Сандугач” балалар бакчасы кечкенәләре авыл янындагы урманга экскурсиягә барды.
Алар зур игътибар һәм кызыксынучанлык белән кояш нурларында балкучы агачларны күзәтте, алтынсу төстәге яфракларны җыйды. Мондый экскурсияләр балаларда күзәтүчәнлекне арттыра, туган якка мәхәббәт тәрбияли.