Бүген Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кошман төп гомуми белем бирү мәктәбе төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан оештырылган бәйрәм тантанасында катнашты.
Ул мәктәп коллективын һәм мәгариф ветераннарын, укучыларны, аларның әти-әниләрен, әлеге белем йортының чыгарылыш укучыларын юбилей белән котлады.
-Зур тарихлы Кошман мәктәбе бүгенге көндә дә районның горурлыгы ул, һәрчак алдынгылыкны яулап килә. Киләчәктә дә әлеге югарылыкны саклап, үсеп килүче буынга сыйфатлы һәм төпле белем бирүегезне, мәктәп данын яклавыгызны телим, - диде район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үз чыгышында һәм мәктәп директоры Илмас Хәмидуллинга, шулай ук алдынгы мөгаллимнәргә үзенең Рәхмәт хатларын тапшырды.