Ябалак авыл җирлеге буенча авыл туризмы узды

2017 елның 14 октябре, шимбә

Инде менә бишенче ел рәттән Кайбыч муниципаль районы үзәк китапханәсе тарафыннан республика күләмендә игълан ителгән “Авыл туризмы” программасы буенча эшләр башкарыла.

Быел район китапханәчеләре делегациясе Ябалак авыл җирлегенә караган авылларда булды. Көннең беренче яртысында алар Бәрлебаш авылына тукталып, җирлекнең тарихы, мәчете, чишмәсе белән танышты. Соңыннан экскурсия авыл мәктәбендә дәвам итте. Биредә кунакларны укучылар авыл халкыннан җыелган борынгы әйберләр тупланган музейга сәяхәткә чакырды.

Экскурсиянең йомгаклау өлеше исә Кече Кайбыч авылында узды. Әлеге җирлектә кунаклар “Сандугач” балалар бакчасының яңа бинасын һәм төзекләндерелгән авыл клубын карады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International