Кайбыч балалар сәнгать мәктәбе укучысы композитор Ренат Еникеев белән очрашуда катнашты

2017 елның 16 октябре, дүшәмбе

14 октябрь көнне Кайбыч районы балалар сәнгать мәктәбенең фортепиано бүлеге укучысы Нәзилә Гыйрфанова, остазы Резеда Хисамова белән бергә, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан Дәүләт консерваториясенең концертлар залында күренекле композитор Ренат Еникеевның 80 яшьлек юбилее уңаеннан уздырылган концертта катнашу бәхетенә ия булды. Ул анда композиторның "Куян биюе" дигән әсәрен уйнады.

Концертта республиканың балалар сәнгать һәм музыка мәктәпләре укучылары тарафыннан композитор иҗат иткән көйләр яңгырады.

Әлеге тантаналы чара композитор белән бергә фотога төшү һәм аннан автограф алу белән тәмамланды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International