23 октябрь көнне Федоровское урта мәктәбендә 8-11 сыйныф укучылары өчен “Татарстан Республикасы Конституциясе: 25 еллык тарих” темасы буенча Парламент дәресе узды.
Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Рамил Гарәфиев балаларга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, аның структуралары хакында сөйләде. Әлеге дәрестә шулай ук район Советы депутаты Ольга Иванова һәм авыл җирлеге депутаты Альбина Григорьева да катнашты.