Кайбыч муниципаль районының “Әкият” балалар курчак театры, под руководством Венеры Маратовны, Олы Кайбыч урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укучылары өчен “Каз бәбкәсе” спектаклен күрсәтте.
Балаларга әкият геройлары бик ошады. Әлеге әкият-уен үзенең сюжеты белән аларны үзенә җәлеп итте, чөнки тамашачы балалар үзләре дә каз бәбкәсен эзләүдә һәм хәйләкәр төлкене куып җибәрүдә үзләреннән өлеш кертте.