30 октябрь – илебездә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне

2017 елның 30 октябре, дүшәмбе

Советлар Союзында озак елларга сузылган сәяси репрессия нәтиҗәсендә миллионлаган кешегә “кара тамга“ тагыла, меңләгән гаепсезләр юк ителә. Кулга алынганнарның күпчелеге дистәләгән елларга зинданнарга ябыла. Салкын подвалларда, ГУЛАГ лагерьларында илебезнең асыл егетләре һәм кызларының гомерләре өзелә.

Бүгенге көндә районыбызда 11 сәяси репрессия корбаны гомер кичерә.

Авыл җирлекләре Башлыклары аларның һәркайсының өйләренә барып хәлләрен белеште һәм Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән бүләкләр тапшырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International