Мәлки төп гомуми белем бирү мәктәбендә Кайбыч муниципаль районының “Гаилә кыйммәтләрен саклауда ярдәм итү” үзәге җитәкчесе Надежда Ермолаева белән очрашу узды.
Әлеге җирлектән күп балалы Козловлар гаиләсе район күләмендә уздырылган “Бергә бәхетле” рәсем конкурсында катнашты. Очрашу вакытында Надежда Ермолаева Владислав Козловка истәлекле бүләк тапшырды.