Һөнәре буенча иң яхшылар - Кайбыч районыннан

2017 елның 1 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Министрлыгы, Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе төбәк иҗтимагый оешмасы  тарафыннан игълан ителгән республика агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» һөнәри осталык конкурсына йомгак ясалды.

Әлеге бәйгедә “Машина белән сыер саву буенча иң яхшы оператор” номинациясендә Кайбыч муниципаль районыннан Анастасия Сидорова җиңүче дип билгеләнде. Шулай ук мактаулы 2 урынга да районыбыз вәкиле Тамара Шулаева лаек булды. Җиңүчеләребезне котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International