Көзге каникуллар алдыннан Хуҗа Хәсән урта мәктәбендә интернет челтәре куркынычсызлыгы буенча бердәм дәресләр узды.
Мондый акция инде күркәм традициягә әверелде. Әлеге дәресләрдә укучыларга интернет челтәрендә үзләре турындагы шәхси мәгълуматларны ничек, видеодәрес ярдәмендә социаль челтәрләрдәге эзәрлекләүдән ничек сакланырга кирәклеге хакында аңлатылды.