Күптән түгел Мамадыш шәһәрендә укучылар спартакиадасы кысаларында шашка буенча бәйге узды.Ярышларда Кайбыч муниципаль районының Олы Кайбыч урта мәктәбе командасы да катнашты.
Булат Михайлов, Ләйсәнә Гарапова, Аяз Гайнуллин һәм Ильвина Җәләлиева составындагы әлеге укучылар командасы (тренер – Гөлинә Габдрахманова) республиканың 36 командасы арасында 7 урын яулады. Кызлар арасындагы шәхси беренчелектә исә Ләйсәнә Гарапова 3 урынга лаек булды.