“Гөлбакча” балалар бакчасы нәниләре юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнә

2017 елның 7 ноябре, сишәмбе

Иске Тәрбит авылының “Гөлбакча” балалар бакчасында балаларның белемнәрен ныгыту, системалаштыру максатыннан төрле дидактик уеннар уздырыла. Тәрбиячеләр "Транспорт төрләре", "Нинди билге икәнен әйт!", "Билгеләрне урнаштыр", “Дүртенчесен әйт!", "Кайсы билге югалган?", "Светофор" кебек  уеннарны төрле шөгыльләрдә кулланалар. Балалар әлеге дидактик уеннарда бик теләп катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International