Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин полиция хезмәткәрләрен бүләкләде

2017 елның 15 ноябре, чәршәмбе

Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Рәхмәт хаты белән Россия Эчке эшләр Министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлекчәсе оператив дежурные, полиция өлкән лейтенанты Николай Петухов бүләкләнде.

Кайбыч муниципаль районы Башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Мактау грамотасы һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнделәр:

Наил Каюмов, Россия Эчке эшләр Министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлекчәсенең участок уполномоченные;

Ләйсән Әхмәтҗанова, Россия Эчке эшләр Министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлекчәсенең тикшерү төркеме тикшерүчесе;

Әнәс Биктаһиров, Россия Эчке эшләр Министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлекчәсенең тылны тәэмин итү бүлеге өлкән белгече, майор;

Ильяс Хисамов, Россия Эчке эшләр Министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлекчәсенең шик астындагыларны һәм гаепләнүчеләрне саклау һәм конвоирлау төркеме полицейские. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International