Бүген Кайбыч муниципаль районы үзәк хастаханәсендә дәвалау-профилактик эшчәнлекнең ун айлык нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды.
Хастаханәнең баш табибы Гөлнара Сафиуллина Дәүләт гарантиясе үтәлеше буенча учреждениенең демографик һәм икътисадый эшчәнлеге йомгаклары хакында чыгыш ясады.
Ул шулай ук офтальмология кабинеты шәфкать туташы, сәламәтлек саклау өлкәсенә 37 ел гомерен багышлаган Сания Галиевага күпьеллык намуслы хезмәте өчен район хастаханәсе коллективы исеменнән ихлас рәхмәт сүзләре юллады һәм истәлекле бүләк тапшырды.