Иртәгә Кайбыч муниципаль районында үзара салым буенча референдум узачак

2017 елның 18 ноябре, шимбә

Җирлек халкы өчен мөһим вакыйга – үзара салым буенча референдум – иртәгә, ягъни 19 ноябрь көнне узачак. Исегезгә төшерәбез: бу якшәмбедә Татарстанның күпчелек мунипалитетларында мондый референдум үткәрелә.

Нәкъ менә үзара салым акчасына авыл халкын борчый торган сораулар -җирлек әһәмиятендәге күп кенә проблемалар хәл ителә. Референдум шуның белән отышлы: без биргән һәр бер сумга хөкүмәтебез дүрт сум исәбеннән акча бүлеп бирә. Бу акчага авылларда зур чыгымнар таләп иткән эшләрне башкарып чыгарга мөмкин.

Хөрмәтле райондашлар! Сезнең барыгызны да референдумда актив катнашырга чакырабыз. Шушы якта, шушы туфракта яшибез икән, аны матур эшләребез белән бизик, туган ягыбызны тагын да матуррак итик. Халыктан җыелган акча без яшәүче авылларны төзекләндерүгә тотылачак. Референдум узган дип саналсын өчен сайлау яшендәге кешеләрнең 50 проценттан күбрәгенең үзара салымны кертүгә риза булуы кирәк.  

Тавыш бирү 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр сайлау участокларында үткәрелә. Үзегез белән паспорт булу мөһим.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International