Бүген Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Иске Чәчкаб авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылу тантанасында катнашты. Танатанада шулай ук район үзәк хастаханәсе баш табибы Гөлнара Сафиуллина да чыгыш ясады.
-Республика программасы нигезендә төзелгән әлеге пункт халыкка сыйфатлы беренчел медицина ярдәме күрсәтергә мөмкинлек бирәчәгенә ышанам, - дип билгеләп узды үз чыгышында район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин.