Надеждино авылы җирлегендә ташландык зират төзекләндерелә

2017 елның 11 декабре, дүшәмбе

Надеждино авылы җирлегендә ташландык зиратны төзекләндерү эшләре башланды. Элек җирлек территориясендә, Гөбнә елгасы артында, Яңарыш һәм Яңа тормыш авыллары була. Ә хәзерге көндә әлеге авыллар урынында бары тик ташландык алма бакчалары, шулай ук зират кына калган. Агымдагы елның гыйнвар аенда узган гражданнар җыенында авыл халкы ул зиратны төзекләндерү соравын күтәрде. Акча средстволары чикле булу сәбәпле, әлеге эшләрне халык көче белән башкарырга дигән тәкъдим кабул ителде. Бүгенге көнгә инде баганалар утыртылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International