Ульянково авылының “Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячеләре “Файдалы гадәтләр – безнең ышанычлы дусларыбыз” дигән тема буенча балалар белән әңгәмә үткәрде. Әлеге чарада авыл фельдер-акушерлык пункты шәфкать туташы Светлана Юзиева да катнашты. Ул нәниләргә начар һәм яман гадәтләр турында сөйләде. Балалар сәламәт булыр өчен үз саулыгыңны кечкенәдән үк кайгыртырга, һәр иртә белән физик күнегүләр ясарга, юынырга, ашар алдыннан һәрвакыт кулларны юарга, тешләрне чистартырга, көндәлек режимны сакларга, саф һавада йөрергә кирәклеген аңлады.