Кайбыч муниципаль районы Яшь армиячеләре “Россия балалары – Сирия балаларына” дип аталган Бөтенроссия социаль хәйрия акциясендә катнашты. Әлеге акция Яңа ел бәйрәмнәренә багышлана. Чара кысаларында регионда барган сугыш хәрәкәтләреннән зыян күргән Сирия балаларына бүләкләр җыеп озату планлаштырыла. Бүләк өчен түбәндәге әйберләрне алу тәкъдим ителә:
-канцеляр товарлар (язу-сызу кирәк-яраклары);
-йомшак уенчыклар, сувенирлар, фотография рамкалары (10*15 форматында);
-үз кулың белән эшләнгән бүләк.