Олы Подберезе авылының “Каенкай” балалар бакчасында нәниләрне инде мәктәпкәчә яштән үк Конституциянең төп нигезләре белән таныштыралар, Ватанга карата мәхәббәт, хөрмәт, горурлык хисләре тәрбиялиләр. Шушы көннәрдә бакчада РФ Конституциясе көненә багышланган бәйрәм чаралары оештырылды.