Иске Тәрбит урта мәктәбендә “Яшь армиячеләр” Бөтенроссия хәрби-патриотик җәмгыяте хәрәкәте әгъзаларына таныклык тапшыру тантанасы узды. Әлеге чарада мәктәп директоры Артур Акрымов та чыгыш ясады. Ул: “Ватанга хезмәт итү – илебезнең тарихын хөрмәт итү һәм аның традицияләрен дәвам итү”, - дип мөрәҗәгать итте укучыларга.