Өстәл теннисы буенча ярышлар узды

2017 елның 18 декабре, дүшәмбе

 

 

16 декабрь көнне Олы Кайбыч авылындагы “Салават күпере” ял һәм сәламәтләндерү комплексында район спартакиадасы кысаларында чираттагы ярышлар узды. Бу юлы төп гомуми белем бирү мәктәпләрендә белем алучы 2006 елгы һәм аннан да кечерәк малайлар һәм кызлар өстәл теннисы буенча шәхси һәм команда беренчелегенә үз көчләрен сынады.

Әлеге ярышларда Бәрлебаш төп гомуми белем бирү мәктәбе командасы (составта - Диләрә Әскәрова, Зилә Рәхмәтуллина, Диләрә Хикмәтуллина, Ранис Әскәров, Ислам Рәхмәтуллин, Айнур Галимов) гомуми конманда зачетында алдынгы урынны яулады һәм күчмә Кубокка лаек булды. Остазлары – Шәүкәт Фәсхетдинов. 2-3 урыннарда – Федоровское һәм Чүти урта мәктәпләре командалары. Тренерлар – Ю. Григорьев, С. Козлов. Ә шәхси беренчелектә кызлар арасында Арина Алексеева (Федоровское урта мәктәбе), Диләрә Хикмәтуллина һәм Диләрә Әскәрова (Бәрлебаш төп гомуми белем бирү мәктәбе), малайлар арасында Ранис Әсәкров, Айнур Гыйламов һәм Ислам Рәхмәтуллин (Бәрлебаш төп гомуми белем бирү мәктәбе) җиңүчеләр дип табылдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International