Федоровское авылының “Теремкәй” балалар бакчасы нәниләренең бакчадагы һәр иртәсе медицина хезмәткәрләре белән очрашудан башлана. Ак халатлы апалары балаларның сәламәтлеге белән кызыксына, ютәл, температура кебек авыру билгеләре юклыгын тикшерә. Әгәр көн дәвамында балада андый билгеләр барлыгы ачыкланса, бакчага аның әти-әнисе чакыртыла һәм авыру сабыйга участок педиатрына барырга киңәш ителә.