Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Раштуа бәйрәме уңаеннан котлавы

2018 елның 7 гыйнвары, якшәмбе
«Православие динендәге хөрмәтле райондашлар!
 
Сезне чын йөрәктән Раштуа бәйрәме уңаеннан тәбрик итәм!
 
Ике мең еллар элек булган олы вакыйга – Христосның тууы – кешелек тарихында яңа эрага башлангыч бирде. Христианнарның күңеленә иман нуры, мәхәббәт өсти һәм матур киләчәккә ышаныч тудыра торган бу бәйрәмдә һәркем үзен могҗизалы хәлләр шаһитыдай хис итә. Ягымлы Вифлеем йолдызы кебек үк, Раштуа да рухи яңарыш һәм яшәешнең бөек серләрен ачу юлында якты маяк булып тора.  
 
Христосның тууын гаилә һәм балалар бәйрәме буларак билгеләп үтү гадәткә кергән, шуңа да ул төрле милләт вәкилләренә, төрле дин тотучыларга  якын һәм аңлаешлы. Библиядә Иисусның  дөньяга  килүе турында бәян ителгән сәхифәләрдә кешеләргә әхлакый юлкүрсәткеч булып торучы рухи хәзинәләр – ананың сабыен эчкерсез сөюе, ир белән хатынның бер-берсенә тугрылыгы, гаделлек һәм шәфкатьлелек идеаллары чагылыш таба.
 
Районыбыз халкы барлык традицион диннәргә бертигез дәрәҗәдә хөрмәт белән карый, бу исә иҗтимагый татулыкның һәм республикабызда алгарышлы үсешнең төп нигезе булып тора. Шунысы сөенечле: христианнарның һәм мөселманнарның күп кенә зур бәйрәмнәрен, шул исәптән Раштуаны да, без дуслык һәм үзара аңлашу рухында уздырабыз.
 
Сезгә һәм якыннарыгызга чын йөрәктән нык сәламәтлек, иминлек, бәхет, илгә-көнгә тынычлык телим!
Ихтирам белән, Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин". 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International