Надеждино авылының Яр буе урамы буйлап сузылган суүткәргеч челтәренә ремонт ясалды. Әлеге бер көн дәвамына сузылган төзекләндерү эшләрен Надеждино авылы җирлеге Башкарма комитеты оештырды. Ремонт шәхси эшмәкәр Фәрит Зиннуров тарафыннан башкарылды. Аңа шул авылда яшәүче Александр Бурлаков, Сергей Савельев, Андрей Савельев, Максим Кузнецов һәм башкалар ярдәм итте.
Авыл җирлеге Башкарма комитеты әлеге эштә үзеннән өлеш керткән, ярдәм кулы сузганнарның барысына да зур рәхмәт белдерә.