8 гыйнвар көнне Кече Мәме авылы мәдәният йортында “Раштуа – якты бәйрәм” дип аталган бәйрәм конерты уздырылды. Әлеге концерт барышында тамашачылар үзләрен чын әкият илендә йөргәндәй хис итте. “Палан” фольклор ансамбле, “Родничок” хореографик коллектив, “Чекес” вокал ансамбле чыгышларын бик яратып кабул итте. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, узган елның 20 декабрендә “Палан” ансамбленә “халык ансамбле” дигән исем бирелде.
Концерт номерлары белән үрелеп барган әлеге бәйрәмдә тамашачы викторина сорауларына җавап эзләде, Раштуаны бәйрәм итү йолалары хакында шактый мәгълумат туплады.