Район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Россия Федерациясе Прокуратурасы хезмәткәрләре көне белән котлавы

2018 елның 12 гыйнвары, җомга

"Хөрмәтле Кайбыч муниципаль районы прокуратурасы хезмәткәрләре!

Дәүләтнең закон сагында торып, гаделлек тәэмин итүче органнарының берсе, әлбәттә, прокуратура. Биредә хезмәт куючыларның эшчәнлекләре тормышның барлык өлкәләренә дә кагылып, халыкның, дәүләт һәм җәмгыятьнең хокукларын, иреген саклауны булдыру, яклауга юнәлтелгән.

Кайбыч муниципаль районы прокуратурасы хезмәткәрләре, чын хокук белгечләре буларак, законлылыкны һәм хокук тәртибен, безнең гражданнарның мәнфәгатьләрен саклый. Үзләренең хезмәтләре, антка һәм законга турылыклы булулары кешеләрнең дәүләткә ышанычын арттыра. Бердәм, эшлекле, компетентлы коллективыгыз киләчәктә дә районыбыз яшәешендә законлылыкны тәэмин итү буенча принципиаль, төгәл эшчәнлек алып барыр дип ышанам.

Үзегезгә, гаиләләрегезгә иминлек, сабырлык, хезмәтегездә уңышлар, югары үрләр, сәламәтлек, бәхетле-сөенечле тормыш телим.

Ихтирам белән, Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International