Координацион киңәшмәдә

2018 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Кайбыч муниципаль районында координацион Совет эшчәнлеге нәтиҗәләренә йомгак ясалды. Киңәшмәдә ТР мәгариф һәм фән Министрлыгының гомуми белем идарәсе җитәкчесе Т. Федорова, гомуми белем һәм укучыларның йомгаклау аттестациясе бүлеге җитәкчесе Л. Сәүбанова, аның урынбасары Т. Лутсина, ТРның белем мәгариф үсеше институты ректоры Р. Бәдриева, республиканың мәгариф сыйфаты мониторингы үзәгеннән Л. Лисенкова, район мәгариф бүлеге җитәкчесе И. Шакиров, шулай ук районның 17 мәктәп директоры катнашты.

Киңәшмә барышында ТР мәгариф һәм фән Министрлыгының гомуми белем идарәсе җитәкчесе Тамара Федорова Кайбыч муниципаль районының мәгариф системасындагы проблемалар, җитешсезлекләр хакында чыгыш ясады, педагоглар белән системалы эшчәнлек оештыру кирәклегенә басым ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International