Олы Кайбыч авылының "Миләшкәй" балалар бакчасында ачык дәресләр көне үткәрү күркәм гадәткә әверелде. Шушы көннәрдә тәрбиячеләр зурлар төркемендәге балаларның әти-әниләрен бакчага кунакка чакырыды һәм аларга биредәге тормышны, ничек уеннар, дәресләр уздыруларын күрсәтте. Әниләр рус теле һәм рәсем дәресләрендә катнашты.