Олы Кайбыч авылының “Сандугач” балалар бакчасы ишегалдында кошлар өчен берничә җимлек урнаштырылды. Әлеге җимлекләрне балалар әти-әниләре белән бергәләп ясаган. Балалар бик рәхәтләнеп кошларны җим белән сыйлый, шул ук вакытта кошлар һәм аларның төрләре, тышкы кыяфәтләре турындагы белемнәрен арттыра. Тәрбиячеләр кошларга игътибар тәрбияләү белән беррәттән балаларны яхшылыкка өйрәтә.