Хуҗа Хәсән авылында тимераякта шуарга яратучылар өчен 19 гыйнвар көнне күмәк шуулар уздырылды. Чатнама салкын булуга карамастан, укучылар да, өлкәннәр дә күлдәге шугалакка җыелды. Чөнки тимераякта шуу – сәламәтлекне ныгыта, да, чыныктыра да, шул ук вакытта кеше күңеле белән ял да итә. Өстәвенә, шуган вакытта мускуллар да эшкә җигелә, организмда кан әйләнеше яхшыра, кәеф күтәрелә.
Әлеге күмәк шууларга гаиләләре белән килүчеләр дә бар иде.