Бүген Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин авыл хуҗалыгы оешмалары вәкилләрен җыеп, әлеге тармактагы 2018 елның гыйнвар ае эшчәнлек нәтиҗәләре буенча эшлекле киңәшмә уздырды.
Очрашу барышында ул барлык хисап саннарына карата анализ ясады, шулай ук районның барлык авыл хуҗалыгы оешмаларында товар җитештерүчәнлекне арттыру бурычын куйды.