Россия Гадәттән тыш хәлләр Министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр иткәнчә, 3 февраль көнне аязучан болытлы һава торышы күзәтеләчәк. Урыны белән кар, буран вәгъдә итә синоптиклар. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә, урыны белән җилнең тизлеге секундына 14 метрга җитәчәк. Төнлә һаваның минималь температурасы -11..-16, көндез исә һаваның максималь температурасы -3.. -8 градус булачак.
Юлларда бозлавык. Сак булыгыз.