30 гыйнвар көнне Хуҗа Хәсән урта мәктәбенең яшь армиячеләре беренче медицина ярдәме күрсәтү дәресләре алды. Фельдшер Валентина Сулагаева укучыларны ярдәм күрсәтү кагыйдәләре белән таныштырды, ә чараның практик өлешендә укучылар яраланулар вакытында беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләрен гамәлдә кулланып карады.