Росреестр барлыкка килүгә - 10, Россия Федерациясендә күчемсез милеккә хокукка һәм аның белән эш итүгә дәүләт теркәве уздыру системасы оешуга 20 ел тулуга багышланган күләмле чара 1 март көнендә 13 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр узачак. Быел исә бердәм "Консультация көне" Татарстанда гына түгел, ә Россия Федерациясенең барлык субъектларында да үтәчәк.
Муниципаль районнарда ул Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең барлык территориаль бүлекләрендә оештырыла.
Тулырак мәгълумат белән рәсми сайтның рус телле өлешендә таныша аласыз.