17 майда "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында хатын-кызлар арасында волейбол ярышы узды. Барлыгы 4 команда катнашты. Нәтиҗәдә 1 урынны Кайбыч сырхауханәсе, 2 урынны Олы Кайбыч мәктәбе, 3 урынны Башкарма комитеты, 4 урынны "Миләшкәй" балалар бакчасы алды. Барлык катнашучыларны котлыйбыз.