24 майда район мәдәният Йортында һөнәри яңадан әзерләү кысаларында 12 клуб учреждения хезмәткәрләре диплом эшләрен якладылар. Диплом эшләрен Алабугадагы мәдәният һәм сәнгать колледжының укытучылары Вакиф Саркаров, Владимир Варламов, колледжның директоры Альфира Галимуловна һәм Кайбыч мәдәният бүлеге башлыгы Рәмилә Әбләзова бәяләделәр. Һөнәри яңадан әзерләү дипломнары 26 июньдә Алабуганың мәдәният һәм сәнгать колледжында тапшырылачак.