Олы Кайбычта Сабантуй бәйрәме узды

2018 елның 18 июне, дүшәмбе

         16 июнь көнне Олы Кайбычта  халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуе узды. Сабантуй мәйданы матур итеп бизәлгән, ерактан ук халкыбызны бәйрәмгә дәшеп торды. Милли бәйрәмебез оешкан төстә, бик күңелле узды.

         Милли бәйрәмне рәсми рәвештә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин ачып җибәрде. Ул барлык җыелган халыкка изге теләкләрен ирештерде, күңелле һәм хәвефсез ял теләде. Чарада шулай ук районыбызның олы кунагы ТР социаль-икътисади мониторинг комитеты рәисе Валерий Кандилов катнашты. Ул да Кайбычлыларга һәм кайткан кунакларга Президент исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән изге теләкләрен белдерде.

          Һәр елдагыча, чара күңелле уеннарга бай булды: ат чабышы, капчык сугышы, ласты киеп йөгерү, кул көрәше, гер күтәрү, туры һәм авыш баганага менү, күзне бәйләп чүлмәк вату, волейбол, озынлыкка сикерү, аркан тартыш,  "иң көчле" уены һәм милли көрәш бәйгеләрен халык тамаша кылды, рәхәтләнеп катнаша, ял итә алды.

          Яшьләр арасында Батыр булып Кече Кайбыч авылыннан Зильмир Гашыйгуллин, ә абсолют Батыр булып Кече Мәме авылы егете Владимир Токсаров калдылар. Бәйрәмнән халкыбыз күңел күтәренкелеге белән ил-көнгә иминлек теләп таралышты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International