Ульянково авылында "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык" көненә багышланган зур концерт булды. Сәхнәдә "Рябинушка" ансамбле, "Надежда" дуэты, Валентина Панкратьева һәм Анна Развалова әбиләр дуэты, Надежда Пулялина чыгыш ясадылар. Шәһәр балалары җырладылар һәм шигырьләр сөйләделәр.