“Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” Федераль дәүләт бюджет учреждениесе мәгълүматлары буенча 10 июль көнне төнлә һәм көндез Татарстан республикасы территориясендә урыны белән яшен һәм көчле җил көтелә. Җилнең тизлеге 17-22 м/с булачак( Казанда 15-20 м/с кадәр), көндез боз явырга мөмкин.