Бүген 13 июнь көнне Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин кулы астында эшлекле киңәшмә үтте. Анда оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлеге башлыклары катнашты.
Киңәшмәдә 2 атнаның нәтиҗәләрен ясадылар. Полиция начальнигы Рушан Хузин, районның баш табибы Гөлнара Сәфиуллина, мәгариф бүлеге начальнигы Ильдар Шакиров докладларын тыңладык.
Киңәшмә барышында, алдагы атнага төп бурычлар билгеләнде.