Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы конкурс игълан итә

2018 елның 11 июле, чәршәмбе

         Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында яңа эш башлаучы фермерларга ярдәм» ведомство программасында катнашучы крестьян- фермер хуҗалыкларын грант бирү өчен сайлап алуга конкурс игълан итә.

         Заявкалар һәм документлар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре тарафыннан 2018 елның 11 июленнән 9 августына кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт, 3 нче кат, каб. 302

         Кабул итү эш көннәрендә 9 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр башкарыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International