9 июльдән район авылларында балалар өчен мультфильмнар һәм фильмнар күрсәтә башладылар. Олы Кайбычның икенче смена мәктәп яны лагерендагы балалар бөек рус шагыйре Александр Пушкинның "Солтан патшасы турында әкият" әсәре буенча район мәдәният йортына мультфильм карарга килделәр.