12 июль көнне Иске Тәрбит авылы халкы гөрләтеп Питрау бәйрәмен уздырды. Авыл урамнары буйлап уен- җырларын җырлап, биеп авыл башына кадәр халык агылды. Югары һәм түбән урам кызлары бергә кушылып кунакларны каршы алдылар. Җырлап, биеп күңел ачканнан соң , авыл халкы ярдәме белән мул итеп әзерләнгән табын артында бәйрәм дәвам ителде. Кичкә кадәр Питрау җырлары тавышы өзелмәде.