14 июльдә Мамадыш районының Җөри авылында “Питрау” керәшен мәдәнияте бәйрәме узды. Анда безнең районнан "Керәшен чибәре - 2018" конкурсында Марина Тараканова һәм «Питрау түгәрәк уены-2018» фольклор конкурсы-фестивалендә «Гылбулар» һәм «Тәңкәләр» ансамбльләре катнашты.