Кайбыч районында Мәктәпкә җыенырга булыш" хәйрия акциясе старт алды. Бу акция өчен районда үнбер елда 1700 бала ярдәм алды.
Һәрвакыттагыча, игътибар күп гаиләле, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче, эшсез яткан ата-аналарның балаларына, авыр тормыш хәлендәге гаиләләрдәге балаларга биреләчәк. Шулай ук, быел, беренче сыйныфка район буенча 134 бала бара, аларга да букчалар һәм канцелярия товарлары биреләчәк. Нәтиҗәдә, 280 балага ярдәм күрсәтеләчәк. Бу турыда планеркада район башлыгы ярдәмчесе Фәния Петухова әйтеп үтте. Ул акцияне хупларга һәм «Шәфкатьлелек» хәйрия фондына акча күчерергә дип әйтте.