Бүген Федоровское авылында яшәүче Миназов Хәйдәр Галәветдин улы үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Кайбыч муниципаль районы башлыгы исеменнән юбилярны район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев котлады һәм аңа рәхмәт хатын тапшырып, нык сәламәтлек, озын гомер теләде.