Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы торак пунктларын санитар-экологик чистарту буенча икеайлык кысаларында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Кайбыч интернат-йорты хезмәткәрләре дә өмәгә чыктылар. Узган елгы яфракларны алып ташладылар, агачларны агарттылар, чәчәкләр утырту өчен чәчәк түтәлләре әзерләделәр.