Мәгълүм булганча,Татарстан Президенты 2015 елның 17 июнендә “Татарстан Республикасының 2030 елга кадәрге социаль-икътисади үсеш стратегиясен раслау турында”гы закон кабул итте. Апаста узган тренингта ике районның да актив, идеяле кешеләре – башкарма комитет, оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары, яшьләр, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты. Алар, төркемнәргә бүленеп, үсеш программасына үз тәкъдимнәрен кертте. Тренингны КФУның өзлексез белем бирү институты директоры Лилия Нургатина, “Шәхси нәтиҗәлелек” тренинг-лабораториясе җитәкчесе Реваз Шулайя, социолог Галина Калашникова уздырды.